Тырыштык, яздык
53нче мәктәп Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды.
2024 елның 9нчы ноябрендә безнең 53нче мәктәп Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Акция дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Быел «Татарча диктант» тугызынчы тапкыр узды. Бүгенге көндә акция Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
Укытучылар, әти-әниләр һәм без — укучылар бик актив катнаштык. Текстка Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән мәгънәви эчтәлектәге өзекне сайлаганнар. Мәктәбебезнең кунагы булып Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәләхова Нурия Гариф кызы килгән иде.
Диктант тексты авыррак булса да тырыштык, кагыйдәләрне истә тотып яздык. Диктантны 300дән артык кеше язды безнең мәктәптә. Быел диктант язуда рус телле катнашучылар да булды. Татарча диктантны укучылар да, укытучылар да көтеп алалар. Бу чара безнең мәктәбебезнең матур традициясенә әйләнде.
Чаллы, 53нче мәктәп, 9А сыйныфы укучысы Закирова Камилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев