Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Түребездә кунак бар!

4нче декабрь көнне 84нче лицейда танылган язучылар һәм шагыйрьләр булып китте.

4нче декабрь көнне лицеебызда кунакта танылган язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Мөхтәрәм кунакларны матур шигырьләре, җырлары белән каршы алдык. Актлар залында зур китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәдә кунакларның китаплары урын алды. 

Очрашу ике өлештән торды. Беренче өлеш актлар залында узды. Каләм осталары белән директорыбыз Фирдүсә Фәнәвисовна Әюпова таныштырды.

Беренче булып, сүзне Казаннан килгән шагыйрә, журналист, прозаик Илсөяр Иксанова алды.

Аннан соң атказанган мәдәният хезмәткәре, татар язучы-прозаигы, әдип Вахит Имамов укучыларга татар телен өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде.

Шәһәребезнең танылган шәхесе ‒ шагыйрә, бәйрәмнәр режиссеры Зөләйха Минһаҗева укучыларга җылы теләкләрен җиткерде.

Язучы, философ, драматург Рафис Сәлимҗанов, язучы, шагыйрә Зимфира Исламова да татар теленең, милләтенең киләчәге турында кайгыртуларын белдерделәр.

Икенче өлештә язучыларны укучылар үз сыйныфларына чакырдылар. Һәр язучы үз иҗаты үзенчәлекләре хакында сүз тотты. 

Лицейда язучылар белән булган һәр очрашу ‒ үзе бер бәйрәм. Бу бәйрәм рухы һәрвакыт кабатланып торсын!

Әдилә Гарипова, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев