Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Тукай, Тукай, синең моңны тыңлый туган халкым әле бүген дә”

Тукай әкиятләрен укып үскән балаларыбызның туган телебезне куәтләүче буын булачагына ышанабыз.

Апрель ае бар җиһанга бөек Тукайны бүләк иткән ай.  Һәр елны илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә шагыйрьне искә алып шигырь бәйрәмнәре үткәрәләр.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту  максатыннан төрле чаралар үткәрде.

26 апрель көнне шәһәребезнең С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан шәһәрнең «Ромашка», “Чулпан”, «Миләшкәй»,  һәм Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының балалары катнашында «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде.

Шулай ук 27 апрель көнне Манзарас авылы китапханәсендә шушы җирлеккә караган  биш авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән  “Тукайлы яз” дип  исемләнгән шигырь  бәйгесе узды. Балалар бик матур итеп шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр, аларның һәрберсе үзенчәлекле, сәнгатьле итеп сөйләде. Кайбер чыгышлар театральләштерелгән формада булды. “Су анасы”, “Ай белән Кояш”, “Карлыгач”, ”Бала белән Күбәләк”, “Бишек җыры”, “Кызыклы Шәкерт”, ”Эшкә өндәү”, һ.б. шигырьләре берәүне дә битараф калдырмагандыр ул көнне.

Жюри әгъзаларына яшь үзенчәлекләренә карап урыннар билгеләп, нәтиҗә чыгару ай-һай авыр булды, чөнки һәр чыгыш чын мәгънәсендә беренче урынга лаек иде. Тукай әкиятләре аша тәрбияләнеп үскән балаларыбызның, туган телебезне күәтләүче буын булып үсүенә без ышанабыз. Бәйрәмнән алган тәэсирләр балалар күнелендә  әле бик озак сакланачак...

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, без аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында  китапханәләребездә бай материаллар тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Измайлова Рушания Ильдусовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев