Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукай районы Күзкәй авылында балалар өчен Сабан туе үтте

23нче май көнне Тукай районы Күзкәй авылында балалар өчен Сабан туе үтте. Бу бәйрәм берничә ел рәттән үткәрелеп, матур традициягә әйләнеп бара.

Гадәттә, ул гает көнне була иде. Сабан туенда балалар догалар укыдылар, төрле спорт ярышларында һәм татар телен белү буенча күңелле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Шәп бүләкләргә ия булдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Сабан туе кунаклары өчен тәмле пылау, тәбикмәкле чәй әзерләнгән иде. Карусельләр, батутлар эшләп торды, сабыйлар понига, дөягә утырып йөрделәр.

Ә иң азакта чүп җыю буенча ярыш булды.

Иң күп чүп-чар җыйган балалар смарт-сәгать, телефон кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм мәйданы да чип-чиста булып калды! Сабан туен оештырган Күзкәй мәчете әһелләренә, Илнур хәзрәткә, Тукай районы мөхтәсибәтенә, иганәчеләргә зур рәхмәт!

Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X