Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тукай оныклары» өчен квиз үткәрдек

“Без – Тукай оныклары” исемле регионара смена катнашучылары күңелле квизда катнаштылар. Квиз мультипликацион һәм анимацион фильмнарга багышланган иде.

9нчы августта Чаллы шәһәренең “Энҗекәй” санаториендә “Без – Тукай оныклары” исемле регионара смена башланды. Ул Рәсәйнең төрле почмакларыннан 11- 17 яшьлек 150дән артык үсмерне җыйды.

10нчы август көнне “Шатлык яшьләре” татар клубы катнашучылары җитәкчеләре Гөлнара Минһаҗева белән смена өчен беренче кичке чара - квиз үткәрделәр.

Квиз үсмерләрнең яраткан мультипликацион һәм анимацион фильмнарына багышланды һәм тулысынча татар телендә алып барылды.

10 команда төрле яктан сыналды: анимация тарихы буенча сорауларга җавап бирү; сурәтләрдә кеше кыяфәтендә ясалган персонажларны танып алу; аудио трейлер, фильмнан аудио кисәк, тасвирлама буенча аларның исемнәрен язу; мантыйкны үстерү сорауларына җавап табу.

Үсмерләр, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән булуларына карамастан, татар телен камил беләләр һәм уен сорауларына бер ярдәмсез, ләззәтләнеп җавап бирделәр.

Шулай ук һәрбер катнашучы “Шатлык” яшьләр үзәгенең инстаграмында урнаштырылган өстәмә биремне үтәде: бирелгән сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итте. Беренче булып дөрес җавапны Зөһрә исемле кыз бирде һәм мерчланган оекбашлар отты.

Нәтиҗәләр чыгарган вакытта залга татар теле турында кызыклы сораулар бирелде. Үсмерләр аларга да җиңел җавап бирә алдылар.

Квиз җиңүчесе исеменә 42 балл җыйган “Матрёшка” командасы лаек булды, аларга диплом һәм бүләк бирелде.

“Шатлык яшьләре” – Чаллы яшьләренә вакытларын татар телендә шаян һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә торган урын! Клуб катнашучылары “Шатлык” яшьләр үзәгендә атна саен җыелышалар һәм остаханәләрдә катнашалар, яңа милли чаралар һәм проектлар уйлап чыгаралар, татарча уеннар уйныйлар, кино карыйлар.

Клубның социаль челтәрләре:

https://vk.com/shatlyk_yashlere

https://www.instagram.com/shatlyk_yashlere/


“Шатлык” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгече, “Шатлык яшьләре” татар клубының җитәкчесе Гөлнара Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев