Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тукайны мәсәлче буларак ачтык

Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның тууына 137 еллыгын күркәм төстә билгеләп үтте.

Татар халкының йөзек кашы - Г.Тукаебызны без  бөек шагыйрь, тәрҗемәче буларак кына түгел, мәсәлче буларак та ачтык. Аның гыйбрәтле хикәяләренә тукталдык.

Мәсәлнең ике өлештән торганлыгын, без, әлбәттә, беләбез. Беренче өлешендә хикәяләү килгәнлеген түбән классларда әдәбият дәресләрендә өйрәнгәннәребезне бүген ныгыттык.

Бу өлеш әкияткә яки мәзәккә охшаш. Икенче өлешендә – сабак була, ягъни акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер үткәрелә.

Бөек шагыйребез 70 тән артык мәсәл язса, без  шуларның  9 тәкъдим иттек. “Ташбака илә Куян”, “Әтәч илә Күке”,  “Яшь агач”, “Мактанчык Куян”,  “Көзге hәм Маймыл”, “Әтәч илә Энҗе  бөртеге” мәсәлләрен укучылар  чын йөрәктән сәхнәләштерделәр. “Аю мәҗлесе” мәсәлен башлангыч сыйныф укучылары аерата яратып башкарды.

Минем исә “Әтәч  hәм асрау кызлар”да асрау кызны,  “Җил илә Кояш”та Кояш ролен башкаруым нур өстенә ямь өстәде.

Костюмнарны әзерләүдә татар теле hәм әдәбияты укытучыбыз – Рәзинә Файзелхаковна Гусамова,  математика укытучыбыз Рәсимә Галиевна Хузина, башлангыч сыйныф укытучысы Земфира Файезовна Җиhаншинаның көчләре күп керде. 

Әлбәттә, әлеге онытылмаслык  кичә Тукаебыз сүзенә язылган җырлар белән үрелеп барды. Безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары, Тукай мәсәлләре яшәгәндә, татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр дигән теләктә калам.

Салахова Нурзилә, Кече Сон төп мәктәбе, 7 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев