Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тугры дустым – кыйммәтле хәзинәм

Миңа ул этнең батырлыгы бик ошады. Мин дә ике дә уйлап тормыйча, колагына: “Син - Джек”,- дип кычкырдым...

Минем Джек исемле этем бар. Аны әтием алып кайтты. Йомгак кебек кенә  җан иясен кулыма биргәч, аны бик  кызганып кына  алдым. Көчек шундый йомшак, матур иде. Аның кушаматын үземә сайларга  туры  килде. Мин Джек исемле эт, хуҗасын  коткаруы  турында укыганым бар иде.

Миңа ул этнең  батырлыгы бик  ошады. Мин дә  ике дә уйлап  тормыйча, колагына: “Син - Джек”,- дип кычкырдым.

Кышның салкын  буранлы көннәре иде. Мин кечкенә тартмага йомшак итеп урын җәйдем һәм кара борынымны  шунда урнаштырдым. Савыттан  сөт эчәргә  өйрәттем. Әйе, ул баштарак бик ачыргаланып  елады, әнисен юксынды. Аңа  карап үзем дә кәефсезләнә  идем. Тора бара бер-беребезгә  ияләштек. Инде  тәмам  ияләшкәч, артымнан  йөгереп  йөри башлады. Чит кеше  керсә, нечкә  тавышы  белән   өреп  азапланды. Әти  аңа зуррак  оя  ясады. Хәзер Джекка 4 яшь. Ул мине  мәктәпкә  озата, кайтуымны  сөенеп  көтеп  тора. Тугры  дустымны  бик  яратам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Мирзашарипов  Ислам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев