Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Туган җирем – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле

«Тәрбиячеләр һәм ата-аналар хезмәте белән оештырылган милли музей кунакларга бик ошады» дип яза безгә Актаныш районы “Тылсым” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Әлфирә Индус кызы.

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру – хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә милләтенә карата хөрмәт хисе булган бер генә кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр.
Безнең балалар бакчасы “Татар халкының тарихын, мәдәниятен саклауда милли тәрбия”  методик темасы буенча эш алып бара. Ел дәвамында һәр тәрбияче үз төркемендә төрле чаралар, белем бирү эшчәнлекләре оештыра.
Апрель аенда еллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатыннан, район Мәгариф идарәсе  методисты Рәйлә Рөстәм кызы һәм район “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Рәдис кызы бездә кунакта булдылар.
Тәрбиячеләр һәм ата-аналар хезмәте белән оештырылган милли музей кунакларга бик ошады. Чыннан да, балалар өчен бик әһәмиятле материалар тупланган дигән фикер җиткерделәр. Һәр төркем ата-аналар белән берлектә төрле милләт халкының йорт һәм көнкүреш әйберләрен чагылдырган макетлар эшләгән иде. Балаларның татар, рус, мари, чуваш, башкорт милләтләре турында сөйләве тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.
Уртанчылар төркеме балалары татар халкының милли ризыгы – чәкчәк турында белемнәрен ныгытып, камырдан чәкчәк ясап, матур итеп өеп күрсәттеләр.
Зурлар төркеме балалары татар халкының баш киеме булган калфакны орнаментлар белән бизәделәр. Чигүле алъяпкыч, читек турында бик матур итеп сөйләделәр.
Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Җомга бәйрәме” дип аталган күңел ачу чарасы тәкъдим иттеләр. Балалар төрле җырлар, уеннар аша халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм милли бәйрәмнәрен күрсәттеләр.
Балалар бакчасы милли тәрбияне тормышка ашыруда  баскыч булып тора. Бары тик эшне дөрес оештырырга, тиешле юнәлеш кенә бирергә кирәк. Бездә тәрбия һәм белем алган баланың милләтен хөрмәт итүче, аңлы, әдәпле булып үсүләренә бернинди шигебез юк.
Шакирова Әлфирә Индус кызы, Актаныш районы “Тылсым” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев