Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры Шаян ТВда кунакта булды

Түбән Кама шәһәрендә моннан биш ел элек оешкан «Сөенеч» курчак театры Шаян ТВ каналында кунакта булды.

Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми ул, уңга илтә, - дип язган бөек шагыйребез Г.Тукай.

Әйе, шушы сүзләрне истә тотып, балаларны сәнгать белән тәрбияләү, телебезгә кызыксыну уяту максаты белән Түбән Кама шәһәрендә моннан биш ел элек "Сөенеч" курчак театры оеша.

Театрның оештыручысы һәм җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, беренче юбилейларын каршылаганда, әлеге театр инде шактый күп уңышларга ирешкән. Түбән Камада театр коллективлары арасында узган фестиваль-бәйгедә "Иң яхшы курчак театры" дипломына, күп кенә рәхмәт хатларына ия булалар алар.
21нче февраль көнне Шаян ТВ каналында кунакта булып, алар үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм Шаян ТВ "кухнясын", төшерү төркеме эшчәнлеген дә үз күзләре белүн күреп киттеләр. Әлеге очрашудан җылы тәэсирләр алып, ирешәсе үрләргә стимул алып киткәннәрдер дип ышанабыз. Алга таба да "Сөенеч" курчак театрына иҗади уңышлар, яшь тамашачыларга һәрчак сөенеч китерүләрен, телебез үсешенә зур өлеш кертүләрен теләп калабыз.
Кәримова Азалия. "Адымнар" күптелле белем бирү комплексының 7нче сыйныф укучысы, алып баручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев