Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Түбән Кама шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә Рәзил Вәлиев белән очраштык

«Адымнар» мәктәбендә дәрәҗәле кунаклар кабул итү традициягә әверелеп бара.

"Адымнар" мәктәбендә дәрәҗәле кунаклар кабул итү традициягә әверелеп бара. 22нче октябрь көнне Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәзил Вәлиев талантлы балалар арасында үтә торган иҗади бәйгедә җиңеп чыгучы балаларны "Адымнар"мәктәбендә бүләкләде. Әлеге тантаналы чарада бик танылган шәхесләр катнашты: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, берлекнең Яр Чаллы бүлеген җитәкләүче Факил Сафин, “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, язучылар берлеге әгъзасы, язучы Лилия Гыйбадуллина һ.б. Телебез үсешенә, балаларны иҗатка тартуга үзенең барлык көчен куйган якташыбыз Рәзил абый Вәлиев белән очрашу, җылы әңгәмә бәйгедә катнашучылар, гомумән, барлык укучылар күңелендә әле озак сакланыр.

Азалия Кәримова, Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев