Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Цифрлаштыру киңлегендә

2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен мәгълүмат көне уздырдылар.

Әлеге чара хәзерге көн җәмгыятенең төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләр кертүгә багышланган иде. Очрашуга Чаллы шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы вәкиле чакырылды. Ул ИТ-парк эшчәнлеге белән таныштырып үтте, балалар һәм яшүсмерләр өчен эшләп килүче уку программалары турындагы мәгълүмат белән уртаклашты. Укучылар чара барышында заманча технологияләр чорында һәркем корбанына әверелергә мөмкин булган киберҗинаятьчелек белән ничек көрәшергә кирәк икәнлеген белделәр. Фишинг, кибербуллинг, спам, виртуаль бәйлелек төшенчәләре белән таныштылар. Бу өлкәдә балаларның белемнәрен тикшерү өчен интеллектуаль викторина үткәрелде. 
«Цифрлаштыру дөньясына китап аша» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә роботлаштыру, ясалма интеллект, IT өлкәсендәге казанышлар, компьютер төзелеше турында сөйләүче, шулай ук Интернетның күптөрле мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде.

Хәбибуллина Гөлнара, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X