Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тормыш күңелле булырга тиеш

«Безнең гаилә бик тату һәм дус» дип яза Биектау районы Дөбъяз урта мәктәбе укучысы Диләрә Әхмәдуллина.

Һәр кемнең туган йорты, нигезе, гаиләсе була.  Минем гаиләм дүрт кешедән тора: әтием, әнием, абыем һәм мин.

Безне гаиләдә иң зур кеше – әтием Илдар. Ул бик тырыш, акыллы, белемле.  Әтием безне бик ярата, иркәли. Ул яныбызда булганда безгә бик рәхәт.

Гаиләбездә иң кадерле кеше – әнием Лилия. Ул безнең гаиләбезнең кояшы. Әнием безгә һәрчак тәмле ашлар пешерә, өебезне гел чиста һәм матур итеп тота. Әнием минем киңәшчем, сердәшчем, дустым.

Абыем Камил – минем иң якын дустым, кадерле кешем. Ул Казан шәһәрендә укый. Компьютер, заманча технологияләр буенча һөнәр үзләштерә. Аның шәһәрдән кайтуын мин зарыгып көтеп алам.

Безнең гаилә бик тату һәм дус. Кичләрен бергәләп телевизор карыйбыз, саф һавада йөрибез. Ял көннәрендә безгә кунаклар килә, чөнки безнең туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз бик күп. Үзебез дә еш кына кунакка барабыз, туган көннәрне, бәйрәмнәрне күңелле, истәлекле итеп үткәрергә тырышабыз.

Диләрә Әхмәдуллина, Биектау районы, Дөбъяз урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев