Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тиздән яңа ел киләчәк!

Бәйрәм үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйк.

Яңа ел бәйрәмен уздырганда янгын куркынычлыгы таләпләрен төгәл үтәү зарури. Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар якынлаша!

Гади һәм аңлаешлы кагыйдәләр безгә тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне сакларга һәм кыштан бары тик уңай эмоцияләр генә алырга ярдәм итәчәк!

Чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар аттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим.

Китапханәгә, ял көне чарасына килгән катнашучылар белән, яңа ел чыршылары вакытында, һәм кешеләрнең, күпләп җыелу урыннарында, үз-үзеңне тоту, кагыйдәләре турында сөйләштек.

Бергәләп куркынычсызлык кагыйдәләре турында видеоролик карап үттек, яңа ел геройларының карнавал битлекләрен ясадык. 

Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резедә Валеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев