Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тема шундый: милли костюм, милли аш

24нче но­ябрь көн­не «Та­тарс­тан хә­зи­нә­лә­ре» уен прог­рам­ма­сы­ның чи­рат­та­гы бәй­ге­се уз­ды.

Ан­да без – Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зия уку­чы­ла­ры да (5В сый­ны­фы) чы­гыш яса­дык. Иң баш­та «Та­тарс­тан хә­зи­нә­лә­ре» ту­рын­да сөй­лик әле сез­гә. Шә­һәр ба­ла­лар иҗат үзә­ген­дә оеш­ты­ры­ла тор­ган бәй­ге ин­де ул. Ел буе дә­вам итә.

Бу юлы без ме­нә та­тар ки­ем­нә­ре та­ри­хын өй­рә­неп, жю­ри­га  тәкъ­дим ит­тек. Те­ма­сы шун­дый иде – мил­ли кос­тюм­нар һәм та­тар ха­лык аш­ла­ры ту­рын­да сөй­ләр­гә. Әзер­лән­гән­дә, үзе­без дә күп нәр­сә бел­дек. Без­дән тыш бәй­ге­дә әле 10 мәк­тәп кат­наш­ты – нин­ди ге­нә тәм­ле ри­зык­лар пе­ше­реп алып кил­мә­гән иде­ләр! Со­ңын­нан ба­ры­быз бер­гә­ләп тәм­ле итеп чәй эч­тек. Ме­нә шун­дый ма­тур да, тәм­ле дә бәй­рәм бул­ды. Һәм иң мө­һи­ме – җи­ңү­че­ләр ара­сын­да без дә бар идек!

Без­гә әзер­лә­нер­гә яр­дәм ит­кән укы­ту­чы­быз Гү­зә­лия апа Габ­дул­вә­ли­е­ва­га, әти-әни­лә­ре­без­гә һәм «Та­тарс­тан хә­зи­нә­лә­ре» прог­рам­ма­сы җи­тәк­че­се Зөл­хә­би­рә апа За­ки­ро­ва­га зур рәх­мәт!

Чал­лы шә­һә­ре, 2нче гим­на­зи­я­нең 5нче сый­ныф уку­чы­ла­ры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев