Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Теле барлар халык булган

«Әдәби марафон» проекты – туган телне өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек.

Тел — ул бөек хәзинә. һәр кеше өчен дә туган теле якын, чөнки кеше тугач та ул беренче сүзен туган телендә әйтә. Тел бетсә, халык та, милләт тә югала. Моны берничек тә булдырырга ярамый. Юкка гына «Теле барлар халык булган» димиләр. Хәзерге заманда күп кенә татар гаиләләре бер-берсе белән рус телендә аралашалар. Шул сәбәпле туган тел, татар теле икенче планга күчә. Балалар да рус телен өйрәнеп, туган телен оныталар, әби-бабаларының киңәшләренә колак салмыйлар. 

Хәзерге вакытта туган телне өйрәнү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, «Әдәби марафон» проекты. Бу проектның максаты — татар телен камилләштерү, үсеп килүче буында китап уку гадәтен булдыру. Катнашучылар 21 көн буена китап укып, аның өзекләрен интернет-челтәргә урнаштырырга тиешләр. Бу проектның нәтиҗәләре начарлыкка китермәс, киресенчә, аның уңай яклары гына бар, дип уйлыйм. Үзебез дә инде менә ничә ел сыйныф белән бу марафонда бик теләп катнашабыз.

Безнең төп бурычыбыз — туган телебездә аралашу, аның бай мирасын өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру. Үзебезнең халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, телебезне бозмаска тиешбез.Чөнки туган телебез — ул зур байлык!

Садыйков Әмир — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев