Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр — ул тормыш, театр — ул яшәеш

«Әтнәдә Мостай Кәримнең «Төн. Ай Тотылу» спектаклен карадык» дип яза хәбәрчебез Алия Вәлиева.

Театр — ул тормыш, театр — ул яшәеш.

Театр — ул искиткеч могҗиза.

15нче ноябрь көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Әтнә дәүләт драма театрында кунакта булдык.

Алабугадан Әтнәгә 4 сәгать бардык, ләкин безгә ул 4 сәгатьлек юл сизелмәде дә, чөнки без автобуста төрле татар җырларын җырлап, шигырьләр сойләп бардык.

Ә инде Әтнәдә Мостай Кәримнең "Төн. Ай Тотылу" спектаклен карадык, фотоларга төштек. Әле алай гына да түгел, бу спектакльдә безнең көллиятне тәмамлаган актерлар да уйнады. Барысы да үз рольләрен кирәклечә, яхшы итеп уйнадылар. Безнең көллиятне тәмамлаган бер актерны да онытмыйлар безнең укытучылар, алар өчен һәрвакыт сөенеп кенә торалар.

Ә кире Алабугага кайтканда без спектакль турында сөйләшеп кайттык. Безне шулай җыеп, безгә шундый мөмкинлекләр тудырганнары өчен барлык көллиятебез укытучыларына һәм директорыбызга зур рәхмәт. Без көллиятебез белән бик горурланабыз!

Алия Вәлиева, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев