Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр - тылсымлы ил

Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылары “Тылсымлы ил” дигән театр тугәрәгенә йөриләр.

Театр балаларны сихри дөньяга алып керә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә.  Театрда  уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә.

Роль уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.

Түгәрәктә балалар бик теләп катнашалар. Үзләре дә әкиятләр уйлап чыгаралар. Төрле уеннар уйныйбыз, сценарийлар һәм шигырьләр язып карыйбыз, образларга керәбез, шигырьләрне төрле интонациядә сөйләп карыйбыз. Шул рәвешле балаларның бәйләнешле сөйләм теле үсә. Аларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә. (мимика,ишарә), төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар. Дәрестә укучыларның төрле образлар башкарулары - барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алар “Бармалей”, “Снежная королева”, “Кызыл калфак”, “Албасты”, ”Бүре” һ.б. образларына керергә яраталар. Бәйрәмнәрдә укучылар  әти-әниләргә, башка сыйныфларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга төрле спектакльлләр: “Шалкан”, ”Муха цокотуха”, “Албасты”, “Дус булыйк мәңгегә”, “Заюшкина избушка” куйдылыр. Балалар барысы да бик актив, булганнар, кушканны һәрвакыт үтәп, дәресләргә бик җитди карыйлар. Үзләре дә инциатива белдереп төрле тәкъдимнәр ясыйлар. Дөрес, кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйм.


 Театр түгәрәге җитәкчесе Хабибрахманова Римма Сәет кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр