Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тау-тау кәгазь...

Кояшлы матур көн иде. Без сыйныфыбыз белән экскурсиягә барырга сөйләштек. Бергәләп автобуска утырып, юлга чыктык. Белсәгез кая барганны?!

Язгы каникуллар да артта калды.  Ә минем Сезгә каникулның бер көнен тасвирлап үтәсем килә.

Кояшлы матур көн иде. Без сыйныфыбыз белән экскурсиягә барырга сөйләштек. Класс җитәкчебез Эльмира Инсафовна белән барыбыз бергәләп автобуска утырып, безнең өчен яңа урынга юл тоттык. Белсәгез кая барганны?! Экскурсиябез макулатура җыя торган базага иде. Андагы кәгазь өемнәрен күргәч, күзләр зурайганнан зурая барды.

Безне база белән Денис абый таныштырды. Ул безгә барысын да сөйләде, аңлатты. Иң беренче кергән бинада 25 тонна кәгазь (!) өемен күрдек. Монда шәһәребез мәктәпләре макулатура тапшыра. Аннан соң без икенче бинага кердек. Анда кәгазь өемнәрен берничә рәткә тезеп куйганнар. Кечкенә машина (погрузчик) аларны газель машинасына төйи. Ә алар, үз чиратында, өемнәрне картон-кәгазь комбинатына илтәләр. Шунда инде аларны эшкәртеп, безгә дәфтәрләр, чиста кәгазьләр һәм башка нәрсәләр эшлиләр.

Без һәрберебез бу экскурсиядә бик мөһим бер әйберне аңладык: һәр кәгазь  битен җыеп барырга, ташламаска кирәк икән. Шуңа да мин өемдә өстәлем астына бер тартма куйдым. Хәзер һәр кирәкмәгән кәгазьне шунда салып, аны мәктәпкә макулатура җыйган вакытта алып киләчәкмен.

Шәһәребез чиста, матур, якты  булсын. Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста, дип юкка әйтмәгән бит халык.

Арсен Харисов, Чаллы шәһәре, 4нче мәктәп, 4А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев