Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тату сыйныф серләре

6нчы «б» сыйныфы укучыларын, сыйныф җитәкчеләре Хәйруллина Чулпан Алмаз кызын “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона этабында җиңүләре белән котлыйбыз!

“Тату сыйныф серләре” республика конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән үткәрелә.

Район мәктәпләре арасында ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру. 

Мөслим гимназиясенең 6нчы “б” сыйныфының ата-аналар комитеты муниципаль этапта 17 команда арасында  беренче урынны яулады һәм зона этабында катнашу хокукына ия булды.

28нче гыйнварда Минзәлә район мәдәният йортында "Дуслык сыйныфы серләре" конкурсының зона этабы узды. Конкурста Актаныш, Сарман, Минзәлә, Тукай районнарының ата-аналар комитетлары командалары да катнашты. Безнең бердәм команда жюри хөкеменә визитка, иҗади проект һәм класс интернет-ресурсын тәкъдим итте. Мөслим гимназиясенең 6нчы «б» сыйныфы ата-аналар комитеты зона этабында да җиңүче булды.

6нчы «б» сыйныфы укучыларын, сыйныф җитәкчеләре Хәйруллина Чулпан Алмаз кызын уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да зур җиңүләргә ирешүләрен телибез!

Солтанова Гөлшат, Мөслим гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев