Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарстан балалары «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында уңышлы чыгыш ясады

2нче октябрьдә «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсына йомгак ясалды.

2нче октябрьдә «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсына йомгак ясалды. Ул гала-концерт рәвешендә Мәскәү өлкәсе «Снегири» сәламәтләндерү комплексының концерт залында узды. Конкурс чыгышлары җыр, бию, нәфис сүз һәм рәсем сәнгате номинацияләрендә яшьләренә карап, төрле төркемнәрдә 28 сентябрьдән бирле барды. Россиянең 28 төбәгеннән килгән 210 бала 5 көн буена иҗади чыгышлар арасында ял да итте, дескотекаларда катнашты, башкалада истәлекле урыннарда экскурсияләрдә булды.

7 яшьтән 17 яшькәчә булган иҗатчыларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Юрий Афонин, Федерация Советы әгъзасы Айрат Гибатдинов һ.б. рәсми затлар сәламләде, гран-при ияләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Казаннан Ислам Хәйдаров, Ассель Сәлахова, Артур Хәйруллин һәм башкаланың Авиатөзелеш районы балалар сәнгать мәктәбеннән «Styles» вокаль ансамбле (җитәкчесе Алина Глазкова) бар иде.

Чаллы һәм Азнакайдан баручылар да уңышлы гына чыгышлар ясады, диде конкурсны оештыру буенча Татарстан төбәк кураторы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьевның ярдәмчесе, республика комсомолы лидеры Илнур Зарипов. – Без узган елда да, быел да конкурсларда зур әзерлек белән катнаштык, диде ул.

Казанда конкурсның сайлап алу туры 18 июньдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында узды. Жюрины Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Ренат Мөхәммәдиев җитәкләде. Узган ел бу эшне Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Әнвәр Шәрәфиев башкарган иде. Ике ел рәттән жюрида Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты, композитор Риф Гатауллинның да теләп катнашуы – бу чараның югары дәрәҗәдә узуына дәлил булып тора.

Мәдәният һәм Яшьләр министрлыклары, шулай ук иҗтимагый оешмалар, шул исәптән комсомол оешмалары белән берлектә үткәрелүче һәм яшь талантларга үсәргә этәргеч бирүче мондый чараларда катнашучыларны киләсе елларда барлык район-шәһәрләрдә дә булыр дип өметләнәбез. Финанс чыгымнарын дәүләт үз өстенә алуын исәпләгәндә, аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле һәм ятим балалар да киләчәктә мондый чаралардан читтә калмас дип ышанабыз.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе.

Рәсемнәрдә:

1). Конкурсның сайлап алу турында катнашучылар (Казан, 18.06.2022);

2). Конкурста катнашучы безнең кызлар Дума депутатлары М. Дробт (сулдан уңга), Ю. Афонин, сенатор А. Гибатдинов һәм куратор И. Зариповлар белән (Мәскәү, 2.10.2022).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев