Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«ТатАрчаҖәй» – шәп алан!

Мин быел «ТатАрчаҖәй» дигән бик яхшы аланга бару бәхетенә ирештем.

Күпләр җәй җитүгә авылга, әби-бабайлары янына кайта, кайберәүләр гаиләсе белән ял итәргә китә. Ә мин быел «ТатАрчаҖәй» дигән бик яхшы аланга бару бәхетенә ирештем.

Бу лагерьга Россиянең 25 төбәгеннән балалар килде. Мәсәлән, Барда, Төмән, Әстерхан өлкәләре, Мари-Эл, Башкортостан республикалары һәм башка төбәкләр. Болар арасында минем туган ягым — Киров өлкәсе дә бар.

Беренче көннәрдә авыррак булды, ияләшеп бетә алмадым, чөнки беркемне дә белмәдем һәм тизрәк өйгә кайтырга теләдем. Тиздән мин үз төркемемдәге балалар белән дуслаштым. Без бергә төрле кызыклы түгәрәкләргә йөри башладык. Мәсәлән, алка ясадык. Мин шул алкаларны киеп, бу лагерьны искә төшерермен. Спорт белән мавыга башладык. Безнекеләр төрле ярышларда күп призлы урыннар яулады.

Безгә төрле танылган шәхесләр дә килде: актерлар, җырчылар, алып баручылар һәм башкалар. Мисал өчен, Рафил Җәләлиев, Фәнис Җиһанша, Илгәрәй, Илназ Гарипов, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар.

Көн дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашабыз, концертларга әзерләнәбез. Ә кичләрен рәхәтләнеп биибез, ял итәбез. Шунысы да мөһим, хәтта дискәтүк тә биредә татар телендә була. Шулай итеп, аланда ял итүче балалар һәрьяклап татар теле, аның үзенчәлекле яклары белән танышалар. Монда ял итергә килгәндә бер татар сүзе дә белмәгән егет-кызлар, «татарча сөйләшергә өйрәнәм» дигән максат белән кире үз якларына кайтып китәләр.

Язмам ахырында шуны әйтергә телим, бу алан мине күп әйберләргә өйрәтте, яңа шәп кешеләр белән таныштырды. Монда килүемә бер дә үкенмим!

Әхмәтшина Рәсилә Ренат кызы, Киров өлкәсе, Нократ аланы, Түбән Шөн авылы, 11 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев