Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарча циркка бардык

Беренче май минем өчен иң кызыклы көн булды. Ни өчен дисезме?

Беренче май минем өчен иң кызыклы көн булды. Ни өчен дисезме?

Хәзер сөйлим. Без гаиләм белән башкалабыз Казанга бардык. Башта Казан кирмәне буйлап сәяхәт иттек, ә аннары, аннары циркка таба юнәлдек. Әйе, без бөек Тукай әсәрләре буенча куелган "Печән базарын" дигән шаккатмалы цирк карадык.

Габдулла Тукай төшендә үзе язган әсәрләрне күрде. Башта төшенә Кәҗә белән Сарык килеп керә. Аннары мин ятлаган "Кызыклы шәкерт" шигыре күренешендә эт хуҗасы белән төрле күнегүләр күрсәтте. Сикерә, бии, әйләнә, соңрак башка өйрәтелгән этләр кушыла. Алар барсыда хуҗасының күзенә генә карап тора, тыңлыйлар.

Су анасы тарагы да нәкъ әкияттәге кебек югала. Акробатларның су төбе күренеше башта мине куркытты. Чөнки, таганда атынганда өскә сикереп, һавада мәтәлчек ясауны, минем зәңгәр экраннан гына күргәнем бар иде.

Цирк бик үзенчәлекле булды. Биредә татарча җырлар да яңгырады. Эльмира Кәлимуллина һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанованың чыгышын күрдек. Шүрәлеләр төркеме такталардан сикереп акробат күнегүлүрен күрсәтте. Биек атлар чыгышы тамашаны тагында бизәп җибәрде.

Цирк бинасында Казан, Мәскәү һәм Беларус артистлары үзебезнең татар көенә чыгыш ясап бөек Тукаебызны искә алды! Мин бик шәп чара күреп кайттым.

Рәинә Гыйзәтуллина, Чаллы, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев