Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар халык уеннары уйнадык

«Мәдәни шимбә. Балаларга Россия халыклары уеннары» Бөтенроссия акциясе быел традицион балалар уеннарына багышланган иде.

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 24-30 июльдә ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Балаларга Россия халыклары уеннары» Бөтенроссия акциясе быел традицион балалар уеннарына багышланган иде.

Саба район балалар китапханәсенең китапханәчеләре китапханә каршында оешкан «Китап сөючеләр» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен «Татар халык уеннары» дип исемләнгән танып белү-уены үткәрделәр.

Татар халык уеннарының меңьеллык тарихы бар: алар буыннан-буынга тапшырылып, безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Китапханәчеләр безгә әби-бабайлар уйнаган уеннар турында сөйләделәр, уен кагыйдәләре белән таныштырып «Кәрия-Зәкәрия», «Капкалы», «Без, без, без идек», «Кем җитезрак» милли уеннарны уйнаттылар.

Уеннарның гади кагыйдәләрен белеп, без балачакның мавыктыргыч дөньясына гына түгел, ә әби — бабаларыбызның ничек яшәгәнен һәм ял иткәнен дә белдек. Безгә милли уеннарны уйнау бик тә ошады.

Алия Зиннурова, Саба гимназиясенең 4 «А» сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев