Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Татар малае-2024» бәйгесе җиңүчесе булдым

Мин – 52нче мәктәпнең 2нче А сыйныфында укучы Камиль Билалов шатлыгым белән уртаклашам.

Мин – 52нче мәктәпнең 2нче А сыйныфында укучы Камиль Билалов шатлыгым белән уртаклашам. Безнең мәктәптә "Татар малае-2024" бәйгесе булып узды, мин анда катнаштым һәм җиңүче булдым.

Бәйге бик эчтәлекле, дулкынландыргыч һәм дә шатлыклы булды.

Мин – яхшы гадәтле, тәрбияле, мөләем, хыялый, бераз оялчан, сәяхәт итәргә ярата торган малай. Безнең мәктәптә шундый кызыклы бәйгеләр, экскурсияләр, төрле күргәзмәләр һәм бәйрәмнәр бик еш була. Мин чын татар гаиләсендә тәрбияләнеп, саф татарча сөйләшеп, мәктәбемдә тәрбия һәм белем алуга сөенәм. Укытучым Гөлнара Флүсовна да бик тырыш. Сыйныфыбыз нык бердәм.

Халкымның гореф-гадәтләрен яратам һәм хөөрмәтлим. Чын татар баласы булуым белән горурланам!

Чаллы шәһәре, 52 нче мәктәп укучысы Камиль Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев