Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Татар кызы», «Татар малае» бәйгесеннән соӊ туган уйланулар

Чаллы шәһәренең 49нчы “Гөлназ” балалар бакчасыныӊ татар теле тәрбиячесе Мөхәмәтгәрәева Розалия хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерә.

«Татар кызы - 2021», «Татар малае - 2021» бәйгесендә җиңеп чыккан балаларны әзерләүче хезмәттәшләремә рәхмәт хисләремне җиткерәм.

“Бөтен җанын биреп эшләгәннәргә генә балалар

күңелендә һәйкәл куела”

Ни бу?

Кайтаваздай ерак үткәннәрдән

Бер моң булып җанга сарыла

Ни бу?

Ефәк җылы җилдәй

Йөзләремә килеп кагыла.

Кем мин?

Минем җаным, тәнем

Нинди киемнәргә күнеккән?

Менә ул мин -

Милләтемнең дәвамчысы -

Татар улы, татар кызы.

Йөрәк түреннән чыккан бу шигырь юллары сәхнәне дәртле тантана хисләренә чолгап алды, шул ук вакытта, ниндидер бер зур вакыйганың башланып китүенә ишарә ясады.

Тәннең һәр күзәнәгендә милли горурлык хисен уятырдай аһәңле көй яңгырады. Балалар бакчасында тәрбияләнүче, татар халкының горурлыгы, киләчәгебезнең йөзек кашлары булырдай малайлар һәм кызлар сәхнә түренә чыгып бастылар. Кечкенә булуларына карамастан, бер-бер артлы тезелеп, көй агымына кушылып, гүя очып чыктылар.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында үткәрелгән «Татар кызы - 2021», «Татар малае -2021» бәйгесе менә шулай, милләтемә хас горурлык, кыюлык сулышы белән башланып китте.

124 кыз һәм малай катнашында игълан ителгән әлеге бәйгенең финалына чыккан 5 малай һәм 5 кызның йөзләрендә горурлык та, хәрәкәтләрендә кыюлык чалымнары да күреп, ихластан соклану, шатлану хисләре кичерәсең… Чөнки, бу кечкенә генә мәрҗәннәргә тиң сабыйлар арасында синең дә олы җиңүең, тырышлык җимешең, хезмәтеңнең нәтиҗәсе басып тора ич!

Күпме йокысыз төннәр, максатларга тайпылмыйча баручы, милләтебезнең хәзинәсен – тел байлыгын бала күңеленә салып, рухи яктан бай булган киләчәккә өметле караш булдыручы бөек хезмәт ияләре булган педагоглар! Балаларыбызны бу бәйгегә әзерләү этабы хезмәтебезнең чыннан да бик тә җаваплы, катлаулы икәнен тагын бер кат исбатлады.

Бөтен нечкәлекләренә хәтле уйлап оештырылган бу бәйге - елыбызның иң якты, истәлекле хатирәсе булып безнең күңелләрдә генә түгел, әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар күңелендә дә озак сакланыр.

Шушы кыска гына арада бердәм булып олы сынау юлын узган хезмәттәшләремә, бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтемне шигырь юллары аша җиткерәм:

Энҗе бөртекләрен чүпләп,

Җыйдык бергә, төймә тезәргә.

Күркәм белем, рухи байлык белән

Дөньябызны язсын бизәргә.

Шул мәрҗәннәр безне җыйды.

Күңел сандыкларын актарып,

Эзләнүләр аша үттек, күркәм калабызны

Асылташлар белән баетып.

Рәхмәтлемен бу мизгелләр өчен,

Сагынып искә алып сөйләрбез.

Киләчәккә яңа куәт алып

Бергә шулай балкып эшләрбез.


49нчы “Гөлназ” балалар бакчасыныӊ балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбиячесе Мөхәмәтгәрәева Розалия Эрнист кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев