Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар - китаплы халык

6 февраль көнне Калмия авыл китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан милләтебез өчен шушы юнәлештә зур эш башкарган мәртәбәле кунакларыбыз Раил Мәүлид улы Гатауллин һәм балалар язучысы Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу узды.

Кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган күпсанлы китап укучылар, укытучылар һәм авыл өлкәннәре килгән иде.

Өч сәгатькә сузылган " Татар - китаплы халык" дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Авылдашлар, укучылар язучыларны бик дикъкать белән тыңлап, сораулар биделәр. Әдипләребез балаларны үз иҗатлары белән таныштыралар, балалар исә үз чиратларында аларның шигырләрен укып күрсәтәләр, сүзләренә язылган җырларын башкаралар.

Калмия авылының “Киңәш” ветераннар һәм “Өмет” балалар клубы белән берлектә “Әбиемнең сандык серләре” исемле өзек күрсәтелде. Кашбелова Гөлбстан, Гәрәева Хәния, Гәрәев Филәрид, Әхмәтшина Глүсә апаларга актив катнашканнары өчен бик зур рәхмәт. Кичә бик матур итеп әсәрдән өзекләр, музыка, шигырьләр белән үрелеп барды. Сәлимова Вера Леонидовна җитәкчелегендәге “Гөсләкәй” һәм “Шаян кызлар һәм малайлар” балалар төркемнәре, Әюпов Данил үзләренең матур җырлары белән бәйрәм кичен бизәп торды. Ә әдәби кичәне алып барырга булышкан өчен Зәйнуллина Алия һәм Әюпов Данилга бик зур рәхмәт.

Язучылар белән очрашу Калмия авылы китапханәсендә матур бер гадәткә әйләнде. Китаплары басылып чыккач та, автор турында белешмә туплыйбыз, чакыру мөмкинлекләрен барлыйбыз. Әсәрләрен уку бер хәл, ә авторлар белән менә шундый очрашулар, язучылар белән турыдан-туры күрешеп танышулар китапка мәхәббәтне тагын да арттыра.

Очрашудан рухи азык алып, күңелле тәэсирләр белән таралыштык. Әлеге очрашу мәгънәле, тирән фикерләргә бик бай һәм киңкырлы булды.

Шагыйрьләр булган җирдә шигырьсез була димени?! Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит. Чыннан да, аларның әсәрләрен үз авызларыннан ишетү, алар белән якыннан аралашу тамашачыны битараф калдырмады. Кунакларга бер-бер артлы сораулар яуды, теләкләр яңгырады, бүләкләр бирелде.

Беркайчан да китаптан аермыйча очрашуларга чакырып, китап сөюче дусларымны көтеп калам.

Тукай районы Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы.

Йолдыз Шәрәпова шигырьләре

Раил Гатауллин яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев