Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татар Ямалы мәктәбендә Хәйрия ярминкәсе узды

Укучылар батырларга матур рәсемнәр, эчтәлекле открыткалар да ясадылар.

Әлеге атнада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән хәйрия ярминкәсе үткәрдек.

Мәктәп, балалар бакчасы коллективы, укучылар, ата-аналар кул эшләре, пешерелгән ризыклар алып килделәр. Ярминкәдән кергән өлешне егетләрнең гаиләләренә бүлеп бирергә карар кылдык.

Укучылар батырларга матур рәсемнәр, эчтәлекле открыткалар да ясадылар.Изгелеккә кечкенә өлеш кертә алуыбызга без бик шат.

Дөньялар тынычланып, сугышлар тизрәк тәмамлансын иде, барлык батырлар исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтсалар иде, дигән теләктә калабыз!

Тат. Ямалы мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев