Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тарихка сәяхәт

Бер матур көнне Актаныштан зур автобуска утырып, Алабуга шәһәренә юл тоттык. Без бу сәяхәтне зарыгып көтеп алдык.

Сентябрьнең матур бер көнендә гүзәл Актанышыбызның егет вә кызлары калага сәяхәткә чыктык. Зур автобуска утырып Алабуга шәһәренә юл тоттык. Без бу сәяхәтне зарыгып көтеп алдык. 

Өч сәгатлек юлны үткәннән соң, шәһәргә кергәндә безне иң беренче булып зур, бик матур бер бина каршы алды. Ул Алабуга шәһәренең педагогия институты иде. Хәзерге вакытта Казан Федераль Университетының филиалы булып тора. Бу Россиянең тарихи үткәннәргә бай булган иң борынгы югары уку йортларының берсе икәнен аңлаттылар. Аның архитектурасы сокланып туйгысыз. Безнең сәяхәтебез шундый матурлыктан башлангач, алда тагын ниләр көтә икән?

Озак та үтми, беренче тукталышыбызга барып җиттек. Ул Алабуга шәһәрендә урнашкан музей иде. Музей бик матур урамда урнашкан. Бу урамнан барганда үзенне элекеге заманга эләккән кебек хис итәсең. Монда вакыт туктап калган төсле. Без бу музейның беренче залында Марина Цветаеваның тормыш юлы һәм дә язмалары белән таныштык. Музейның икенче залында рәссам Шишкин язган картиналар белән хозурланып чыктык. Татарстаныбызда шундый шәхесләр булуына горурлыгыбыз тагы да артты.

Сәяхәтебезнен икенче тукталышы Жен тавы (Чертово Городище) иде. Мондагы табигатьнең матурлыгы әйтеп бетергесез. Аның таулары дисеңме, ерактагы көзге урман дисеңме. Көз көне монда аеруча матур. Городище үзе тау башында урнашкан. Аны ике яклап елга урап алган. Монда борынгыдан калган корылмаларның бик азы хәзерге көннәргә кадәр сакланган. Городищедагы гүзәллекне мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәктер миңа калса.

Алабуга шәһәрендәге өченче тукталышыбыз — ул кинотеатр иде. Без монда Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» («Бери да помни!») трагикомедиясен карап үттек. Бу фильм эчтәлекле һәм күңелгә ятышлы булды.

Сәяхәтебезнең ахырына якынлашканын сизми дә калганбыз. Бу көн безнең өчен күңелле, шатлыклы мизгелләргә бай булды. Рухи үсеш алып, безне оештырып алып барган класс җитәкчебез Рәмилә Фәттаховнага рәхмәтләр әйтеп, туган якка таба юл тоттык.

Актаныштагы икенче урта мәктәпнең 8в сыйныфы укучысы Хәлилов Рамил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев