Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тарихи үткәнгә эләктек

«Автомобиль гаскәрләренең тарихы һәм сугыш даны» музеенда кунакта булып кайттык.

«Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк! » – ди халык мәкале. Шуны истә тотып, без, 7А сыйныфы укучылары, класс җитәкчебез Шәйхаттарова Сәвия Өлфәт кызы җитәкчелегендә, шәһәребезнең ЗЯБ бистәсендә ТР ДОСААФ автомәктәбе каршында эшләп килүче «Автомобиль гаскәрләренең тарихы һәм сугыш даны» музеенда кунакта булып кайттык. Музейга керү белән без, ирексездән, «тарихи үткәннәргә» эләктек, туган илебезнең бөек, катлаулы чорын күңелебез аша үткәрдек.

Музей экспозициясендә безне хәрби автомобильләрнең тере тарихы чолгап алды. Утлы елларның чын үрнәкләре: «Калашников», «Мосин» винтовкалары, XIX-XX гасыр Рәсәй солдатлары формалары да битараф калдырмый. Музей витриналарында хәрби автомобильләр, автомат ППШ (Шпагина), каска, снаряд, панама-афганка, патефон һәм башкалар урын алган. Барлык экспонатларда кешеләр тормышы, язмышы чагыла – болар барысы да безнең ил тарихы. Илебез тарихы беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел...

Безнең бу сәяхәтебез кызыклы гына түгел, файдалы да булды: сугыш чоры турында тулы картина формалашты. Тәэсирләнеп таралыштык. Күңелдә бер генә теләк: ил-көннәребез имин, күкләребез һәрвакыт аяз булсын!

Әмир Хәбибуллин, 2нче гимназия, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев