Чаллы шәһәренең 56нчы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Позднева Анастасия үзенең бердәм дәүләт имтиханнарын бик уңышлы һәм югары билгеләргә тапшырган.
Әлеге нәтиҗәләргә күз салсак, рус теле буенча 98 балл, ә тарих фәне -100 балл.
Анастасия, тарихны укытучысы - Зиязетдинова Илиза белән бергә максатчан тырышып өйрәнә.
Аның икенче уңышы да төпле белем алу нәтиҗәсе. Ул рус теле мөгаллиме - Гамилә
Голубенко белән әлеге фәннең асыл сыйфатларын, зур тырышлык белән өйрәнә.
56нчы мәктәпнең укытучылар коллективы бу куанычлы вакыйга белән Анастасияне һәм аның укытучыларын чын күңелдән тәбрикли.
Гөлназ Ширманова.
Нет комментариев