Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тәрҗемә өлкәсендә көчемне сынап карадым

Быел мин беренче тапкыр көчемне Шәриф Камал исемендәге әдәби премия бәйгесендә сынап карадым.

“Телләр белгән – илләр гизгән” ди халык мәкале. Минем, чыннан да, бик күп телләр өйрәнеп, төрле илләрдә буласым килә. Шуның өчен мин үзлегемнән кайбер телләрне өйрәнергә тырышам. Татар һәм рус телләреннән тыш, инглиз телен дә камил белергә омтылам. Республикакүләм инглиз теле олимпиадасында да призер булдым!

Ә быел мин беренче тапкыр көчемне Шәриф Камал исемендәге әдәби премия бәйгесендә сынап карадым. “Әдәби тәрҗемә” номинациясендә Шәриф Камалның “Ата” хикәясен инглиз теленә тәрҗемә иттем. Бик җиңел булмаса да, тәрҗемә эше миңа бик ошады.

Лауреат булу өчен балл җитмәсә дә, барлык катнашучыларны Татар китабы йортына бүләкләү тантанасына чакырдылар. Бару теләге көчле булса да, кызганыч, чарада катнаша алмадык.

Ә менә укытучыбыз Марат Илсур улы үз яшь категориясендә “Әдәби тәрҗемә” номинациясендә лауреат булды. Аның өчен без ихластан шатландык. Бәйгедә катнашкан өчен сертификат һәм истәлекле бүләкләр безгә кайтып иреште.

Һичшиксез мин бу бәйгедә катнашуым өчен чиксез шатмын. Киләчәктә дә үземне башка номинациядә сынап караячакмын! Гомумән, иҗат белән кызыксынган һәр кешегә катнашырга киңәш итәм!

Шакирова Лиана, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 8 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев