Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Танып бел» әдәби-интеллектуаль уенында катнаштык

Саба район балалар китапханәсендә «Танып бел» дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уенда катнаштык.

Менә көзге каникуллар да артта калды. Көзге каникуллар ничек үткәнен синең белән бүлешәсем килде әле «Көмеш кыңгырау»ым. Эх, күз ачып йомганчы үтте дә китте бит каникул, ләкин истә кала торган матур мизгелләре дә булды. Гаиләбез белән Казанның тарихи урыннары буйлап 2 көн сәяхәт ясадык. Әби-бабайда кунакта булдык.

Сыйныфташларыбыз белән уен комплексында булдык һәм Саба район балалар китапханәсендә «Танып бел» дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уенда катнаштык.

Иң элек Әдилә апа белән Илсөяр апа китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырдылар. Аннары уен башланды. Сыйныфташлар белән «Китап ребусы», «Әкиятне таны», «Китап битләреннән», «Уйла» һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәребезне, китап укыганнарыбызны расладык, сер бирмәдек. Бик күңелле чара булды. Ә ахырдан балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштык. Менә шулай үтте дә китте көзге каникул. Хәзер безгә тырышып укырга да укырга.

Исхаков Әмирхан, Саба гимназиясенең 3 «В» сыйныф укучысы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев