Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тәнәфес саен китапханәдә мин!

«Газета аша иптәш малайларга сәлам әйтәм» дип яза Ислам Гиндуллин, Чаллы шәһәре, 7В сыйныфы укучысы.

Минем исемем Ислам. Чаллының 18нче лицеенда укыйм. Лицей миңа бик ошый. Безнең лицейда укытучылар да, директор да бик әйбәт. Китапханәгә Саҗидә апа янына керергә, китаплар укырга, газета-журналлар карарга яратам мин. «Көмеш кыңгырау» газетасын да яратам. «Көмеш кыңгырау»ның татарча булуы, анда малайларның кызларның татарча язуы миңа авылны хәтерләтә.

Минем яраткан авылым – ул Актаныш районы Иске Әлем авылы. Мин кайткач, бөтен малайлар җыела инде минем янга. Илсаф, Муса, Камил һәм мин футбол, качышлы, куышлы уйныйбыз. «Көмеш кыңгырау»ны алар да укыйдыр дип уйлыйм. Газета аша малайларга сәлам әйтсәм, алар, билгеле, сөенәчәкләр. Сәлам-сәлам, егетләр!

Ислам Гиндуллин, Чаллы шәһәре, 7В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев