Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тәмле иҗат

Әйе, әйе! Гадәти кышкы кичне бәйрәмгә әверелдерүче тылсымчылар – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар турында сүзем.

Февраль аеның буранлы киче. Күңелдә сандугачлар сайрый, барлык дөнья мәшәкатьләре онытыла... Әйе, әйе! Гадәти кышкы кичне бәйрәмгә әверелдерүче тылсымчылар – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар турында сүзем.

Ихлас моңнарга һәм шигъри дөньяга бөтереп алып керүче бу артистларыбыз концертында чыгыш ясап, тамашачылар арасына шигъри күпер салу минем өчен зур бәхет һәм дәрәҗә булды.

Февраль башында Түбән Кама халык иҗаты йортында үземнең шигъри кумирым белән күрешү һәм бер сәхнәдә чыгыш ясауны белгәч, берничә көн «очып йөрдем».

Моннан берничә ел элек интернет киңлекләрендә Алмаз Мирзаянов укыган шигырьләргә тап булган идем. Аларны ничә кат тыңлаганымны хәтерләмим. Үземне балга төшкән «бөҗәк» кебек тә хис иттем. Тәмле дә, очып та китеп булмый! Үзем дә сәнгатькә, шигърияткә гашыйк булгангамы, аның һәр сүзе, һәр шигыре җәлеп итте. Кыскасы, шул мизгелдән аның иҗаты белән күбрәк кызыксына башладым.

Алмаз абый Мирзаянов, чыннан да, күпкырлы шәхес: үзе алып баручы, үзе җырчы, үзе нәфис сүз остасы, режиссер, сценарист та. Моңы, һөнәри осталыгы, харизмасы, тирән мәгънәле шигырьләрне җиренә җиткереп башкару сәләте аша тамашачыларны үзенә карата.

...Ул көнне Зөлфирә апа Мирзаянова белән һәм аерым башкарган җыр-моңнары, халык иҗаты йортына гына сыймыйча, шәһәр урамына да таралды кебек. Алмаз абыйдагы тәмле тел, шигъри дулкын, көчле юмор, ә Зөлфирә ападагы кабатланмас тавыш, затлылык дүрт сәгать буе әсир итеп, тамашачы күңеленә уелып калгандыр.

Сайланган репертуарлары моңлы да, дәртле дә, күңелләргә бәйрәм рухы өстәп, өйләргә озатты.

Алмаз абыйның җылы теләкләре, мине тамашачыларга бик матур тәкъдим итүе канатландырып җибәрде. Киләчәктә дә иҗатлары югары, тамашачылары тугры, ә юллары гел уң булсын! Халык мәхәббәтен саклап иҗат итүләрен телим.

Азалия Кәримова, Түбән Кама шәһәре, «Адымнар» мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев