«Укытучыбыз белән бергә Казан шәhәренә юл тоттык. «Шаян ТВ» каналында барган «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашу иде максатыбыз».
Безнең мәктәптә «Мин татарча сөйләшәм» түгәрәге эшли. Аның җитәкчесе – укытучыбыз Лениза Шакирҗановна Сираҗиева. Без түгәрәктә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, тарихы турында өйрәнәбез. Төрле чараларда катнашабыз.
8нче февраль көнне укытучыбыз белән бергә Казан шәhәренә юл тоттык. «Шаян ТВ» каналында барган «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашу иде максатыбыз. Курка-курка бардык, билгеле. Әмма бик яхшы каршы алулары безне бераз тынычландырды. Студиягә кергәч, гел тынычланып калдык.
Без ике командага бүленеп көч сынаштык. Төрледән-төрле сорауларга җавап бирдек, җитезлектә көч сынаштык.
«Шаян» телевидениесендә безгә бик ошады. Яңа уйлар, өметләр, идеяләр белән яраткан Чаллыбызга кайттык.
Камилә Закирова, Чаллы шәһәре, 53нче мәктәп, 7А сыйныфы.
Нет комментариев