Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Тамчы шоу” тапшыруында катнаштык!

«Тырышсаң, алга куйган максатка ирешергә беркайчан да соң түгел!» дип яза “Адымнар-Чаллы” гимназиясенең 8 нче В сыйныф укучысы Хикмәтуллина Алинә.

“Тамчы шоу” тапшыруында катнашабыз! Балалар, телевидениегә барабыз!”  дигән сүзләрне “Журналистика”  түгәрәге җитәкчебез Эльмира Рустамовнадан ишеткәч, күңелгә сөйләп бирә алмаслык куаныч кереп урнашты. 
Түгәрәккә йөрүче дусларым: Камаев Камил, Сиразиева Азиля, Мухаметшин Кәрим, Гарифҗанова Тәнзиля, Имаметдинова Ләйлә белән тиз генә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Егет-кызлар мәгълүмат туплый, төрле  образлар өстендә эшли. Гимназиягә килү белән дәресләр алдыннан Эльмира Русмамовнаның үгет-нәсихәтләрен тыңлап, күңелләрдә булган уй-фикерләребезне утраклаша-уртаклаша көннәр үткәнен сизми дә калганбыз. 
Менә көтеп алган көн... Без телевидениедә. Әйе, без - гади генә укучылар “Тамчы шоу” геройларына әверелдек. Бу мизгелдә без актер да, укучы да. Студия эшенә хәйран калып, күңелләргә мәңге җуелмаслык хәтирәләр җыеп кайттык без. 
Без бик күп иҗади бәйгеләрдә көчебезне сыныйбыз. Күптән түгел “Күңел түреннән” исемле россиякүләм иҗади бәйгедә катнашып, җиңү яуладык. Казан шәһәрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантанага барып кайттык. Әлеге бәйге яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, талантларны барлау, миллилекне үстерү, мәдәният һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу буенча эш алып баруга җәлеп итү максатыннан оештырыла. Тырышсаң, алга куйган максатка ирешергә 
беркайчан да соң түгел!


“Адымнар-Чаллы” гимназиясенең 8 нче в сыйныф укучысы Хикмәтуллина Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев