Тальян гармун моңы
Безнең гаиләбезнең горурлыгы булып, өй түрендә Госман бабамның истәлеге –тальян гармун тора.
Яшәүләре яшәүмени соң ул,
Кулларыңда тирбәлмәсә гармун.
Күңелеңдә дөнья биемәсә,
Йолдыз булып балкымаса бер моң.
Тальян гармун моңы! Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.
Безнең гаиләбезнең горурлыгы булып, өй түрендә Госман бабамның истәлеге –тальян гармун тора. Бабам татар халкының моңлы да, күңелле дә көйләрен бик оста уйный белгән. Нәселебездә бер генә бәйрәм дә, бер генә кич утыру да шушы тальян моңыннан башка узмаган. Бабам инде үзе күптән безнең арада түгел, әмма без аның бу кадерле ядкарен зур хөрмәт белән саклыйбыз.
Чаллыдагы 14 нче гимназиянең 5 нче «А» сыйныфы укучысы Госманова Камилә.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев