Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Талантлы рәссам Ринат Мусин белән очраштык

1нче декабрьдән инвалидлар декадасы башланды.

1нче декабрьдән инвалидлар декадасы башланды. Шул уңайдан 2023 елның 2нче декабрендә Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 5нче Б сыйныфы укучылары мөмкинлекләре чикле булган талантлы рәссам Ринат Мусин янына очрашуга бардылар.

Ринат Мусин мөмкинлекләре чикле кеше булуга карамастан, әтисе ясаган җайланманы башына киеп искиткеч матур рәсемнәр ясый. Бүгенге көндә ул төрле конкурсларда катнашып беренче урынга ия булган шәхес.

Ринат Мусин үзенчә укучылар белән аралашты, хәтта алар белән шашки да уйнап шаярып алды. 5нче Б сыйныфы укучылары очрашудан соң шәһәребездә күпләргә үрнәк булучы, киң күңелле, тырыш, хезмәт сөючән талантлы рәссамыбыз булуы белән горурланып кайттылар.

84нче лицей-интернатның 5нче Б сыйныфы җитәкчесе Нигъмәтҗанова Лилия Рифнур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев