Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Талантлар Университеты» иң сәләтле яшьләрне җыя

«Талантлар Университеты» – зур гаилә. Һәм мин әлеге гаиләнең бер өлеше булуым белән чиксез горурланам!

«Талантлар Университеты» — республикакүләм проект. Ул сәләтле яшьләрне туплап, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү өчен оешытырылган. Әлеге проектка 8нче апрель көнне сигез ел тулды!

Сигез саны — чиксезлек символы, һәм без дә «Талантлар Университеты» чиксез озак эшлиячәк дип өметләнебез. Әлеге шатлыклы вакыйга кысаларында «Татарстанда эшлим, яшим, яратам» дип аталган форум оештырылды. Форум Казан шәһәренең «Восток» базасында уздырылды һәм анда төрле яшьтәге мәктәп укучылары, студентлар катнашты.

Әлеге исемлеккә эләгү бәхете миңа да тәтеде!

Дөресен әйткәндә, бу өч көн бик тиз узып китте. Сизми дә калдык. Тик монда нинди күңелле иде...

Яңа дуслар, берсеннән-берсе кызыклы мастер-класслар, конкурслар, концертлар. Мин үземне сәхнәдә дә сынап карадым: үзем язган шигырьне укыдым. Мастер-классларга исә берсеннән-берсе кызыклы, акыллы спикерлар килде.

Мин «Алдынгылар хәрәкәте» хакында бик күп яңалык белдем, үземне лидер роленда сынап карадым. Шулкадәр күп тәэсирләр...

Үзебезнең 4нче команданы, иң шәп кураторыбыз Янаны мәңге онытмам.

Соңгы көнне кич белән үткәргән җылы әңгәмәләр, дусларым белән төшкән ямьле фотосурәтләр күңелемне озак җылытачак.

«Талантлар Университеты» – зур гаилә. Һәм мин әлеге гаиләнең бер өлеше булуым белән чиксез горурланам!

Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев