Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тал агачында бәллү бишек

Тал агачы ботагына эленгән бәллү бишек... Бу ремез дигән кошның оясы булып чыкты.

Без югары технологияләр заманында яшибез. Бүгенге тормышыбызны телефоннардан, компьютерлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, бер генә сәгатькә телефоныбыз сүнеп калса да, дөнья туктап калгандыр кебек тоела. Интернет хәзерге заманның аерылгысыз символына әйләнеп бетеп бара. Әмма аның белән чамадан тыш мавыгу хыялда гына тудырылган ялган дөньяга тулысынча алып кереп китәргә мөмкин.

Минемчә, бөтендөнья пәрәвезе хәзерге заман кешесе өчен тозак булырга тиеш түгел. Һәрнәрсәдә дә чама хисе булган кебек, интернет каршында утырганда да чама булырга тиеш.

Әз генә булса да шул тозактан ычкыну максаты белән, ял көнендә гаиләм белән бакчага юл тоттым. Ак карның аклыгына уралып, табигать тынлыгына чумып басып торганда, күзем күл буенда үскән талларга төште. Һәм...

Шушы яшемә җитеп, бер дә күрмәгән күренешкә тап булдым. Тал агачы ботагына эленгән бәллү бишек... Бу ремез дигән кошның оясы булып чыкты. Якынрак килеп карагач, уйга чумдым. Менә бит нинди үзенчүлекле, җылы итеп ясалган оя. Тал мамыгыннан эшләнүе никадәр күп көч, осталык таләп итүен аңлап, исем китте. Менә бит кошларда никадәр тырышлык, кайгырту хисе бар.
Уйлар ятьмәсеннән арынып, язын кабат безне үзенең матур сайравы белән сөендерсен кошчыгым дип, кабат шәһәр шавына юл алдым.

Азалия Кәримова, Адымнар мәктәбе, Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев