Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Такталачыкта «Без «Туган тел»дән туганнар» шигырь бәйгесе үтте

Такталачык мәктәп-интернатында «Без «Туган тел»дән туганнар» шигырь бәйгесе зур оешканлык белән үтте.

Такталачык мәктәп-интернатында Халыкара Туган тел көненә багышланган "Без "Туган тел"дән туганнар" шигырь бәйгесе зур оешканлык белән үтте. Барлык укучылар да бәйгегә ныклы әзерләнеп уңышлы чыгыш ясады.  Укучыларның чыгышларын дүрт номинациядә бәяләп жюри өч яшь категориясендә урыннар чыгарды.

Призлы урыннар алучылар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән, шулай ук барлык катнашучылар да бүләкләнде. Укытучы-тәрбиячеләр дә үз күңелләрендә йөрткән шигырьләрне тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.
Кичә Туган тел гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Бу чарадан һәркем үзенә рухи азык алгандыр.
Кичәне алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллинага, оештыру эшләрендә катнашкан Л.Ф.Галиева, Р.Р.Гыйләҗевага, укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучы, тәрбиячеләргә дирекция зур рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев