Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Такталачык мәктәбендә туган тел көне үтте

Мондый чаралар балалар күңелендә эзсез югалмас.

21нче февраль - бөтен дөньяда  Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

 Туган тел көне Такталачык мәктәп-интернатында һәр ел саен  үзгә бер рәвеш алып зурлап  үткәрелеп килә. Быелгы программаның үзенчәлеге шунда - ул Туган телгә, туган җиргә, гаиләгә һәм Ватанга багышланган шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйләү бәйгесе буларак үтте. 

Бәйге нигезләмәсендә тәкъдим ителгән "Туган ягы кирәк кешегә",  "Гаилә-бәхет ачкычы", " Туган телем-иркә гөлем", "Ватан сагында" номинацияләре буенча әзерлекле чыгыш ясап  укучыларыбыз   көч сынашты. 

 Укытучы-тәрбиячеләр балаларны бәйгегә әзерләү белән бергә үзләре дә авылдаш шагыйрьләребез- Гамил Афзал, Фәнәвис Дәүләтбаев, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллиналарның туган якка багышланган шигырьләрен   кичәдә  зур осталык белән башкарды. "Теле барның иле бар" исеме астында үткән әлеге әдәби  бәйгенең  лаеклы җиңүчеләре  билгеләнде. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага Такталачык авылы егете Мансуров Газиз Марс улының акчалата ярдәме белән алынган саллы бүләкләр тапшырылды.  

Ә бәйгедә чыгыш ясаган укытучылар мәктәп дирекциясе тарафыннан әзерләнгән һәм укучыларның үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләргә лаек булды. Мондый эчтәлектәге  чаралар балалар күңелендә эзсез югалмас, киләчәктә алар туган телебез сакчылары булырлар дигән өметебез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев