Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Табигатьне саклыйк!

Табигатьне бер югалтсак, аны бүтән тергезеп булырмы?!

Хәзерге вакытта табигать яклауга мохтаҗ. Бөтен дөнья экологлары бу проблема буенча эшлиләр. Безнең дә төп бурыч - аны саклау. Табигать безгә яшәү өчен барлык шартларны да биргән, а без аны үзебезнең кулыбыз белән пычратабыз, җимерәбез, юкка чыгарабыз. Табигатьнең пычрануы белән без хәзер үк көрәшә башламасак, бәлки, бер дистә елдан соң ул, гомумән, юкка чыгарга мөмкин. Табигатьне бер югалтсак, аны бүтән тергезеп булырмы?!  

 Иң куркынычы - урманнарның юкка чыгуы. Илебезнең төрле почмакларында, аеруча Себердә, Карелиядә урманнар януы бик еш очрый. Шуның өстенә браконьерлар урманнарны рөхсәтсез кыра. Элекке вакытта кешеләр аңа игътибар бирмәгәннәр, ә хәзер, урманнарның бетүе, һаваның начарлануы чагыла башлагач, бөтен дөнья чаң суга. Шул сәбәпле, волонтер хәрәкәтләре ачыла башлады, аларның төп бурычы - табигатьне саклау. Хәзер, агачларны утырту, урманнарны торгызу эшләре күпләп башкарыла. Бу эштә барыбыз да катнашырга тиеш, чөнки табигать кочагында яшәу - бер бәхет.

Әйдәгез әле, дуслар, үзебездән башлыйк. 

Садыйков Әмир – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев