Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Табигатьне кайгырту -  мавыктыргыч шөгыль!

Әгәр кешеләр якын киләчәктә табигатькә сакчыл карарга өйрәнмәсә, алар үзләрен һәлак итәчәк. Ә моның өчен экологик тәрбияне кече яшьтән үк башларга кирәк.

Мәктәпкәчә яшьтә экологик белем нигезләрен үзләштерү аеруча кирәк, чөнки нәкъ менә шул яшьтә бала табигатьне бик эмоциональ кабул итә, олы кеше сизми дә калган табигать үзенчәлекләренә игътибар итә.

Балаларның әйләнә-тирә дөнья, үсемлекләр, хайваннар турында күп сораулар бирә алуына гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Алар хайваннарны кешеләр белән бертигез итеп кабул итә, алар турында кайгырта.
Экологик белем бирү бурычларының берсе - балага кеше табигатьнең хуҗасы түгел, ә аны яратучы дип күзаллауларын формалаштыру. Елгалар, болыннар, үсемлекләр, хайваннар, урманнар - безнең байлыгыбыз. Аларны сакларга кирәк.
Балалар үзләре дә игелеккә һәм назга мохтаҗ. Шуның белән бергә алар һәрбер тере җан иясенә риясыз яратуларын бирә алалар. Аларга шушы хисне гомер буе саклап калырга ярдәм итәргә генә кирәк. Табигать турында кайгырту -  киләчәк буынның тормыш векторы гына түгел, ә мавыктыргыч шөгыль.  


Чаллының 31нче “Красная шапочка” балалар бакчасы тәрбиячесе - Львова Анастасия Петровна, физик тәрбия инструкторы - Шамсутдинова Нина Юрьевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев