Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Табигать – илһам чыганагы

Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Кеше табигатьтән башка яши алмый.

Чаллы шәһәренең 103нче "Тургай" балалар бакчасында "Табигать - илһам чыганагы" дигән проектыбыз кысаларында матур йолабызны дәвам итәбез. 
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү - катлаулы һәм дәвамлы социаль-педагогик процесс, бу эшне мәктәпкәчә яшьтән үк җитди алып бару тәрбиячеләребезнең иң зур бурычы.

Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылабыз.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына табигатьтә һәр күренеш серле һәм кызыклы, һәрнәрсә яңалык. Шуңа күрә балаларны ел фасыллары, табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләр дөньясы белән таныштыру файдалы.



Яз башлануга балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Көннәр җылыткач үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез. Бакча шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула.

Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс. Тирә-юнь белән танышу дәресләре дә экологик аң-белем тәрбияләүгә өлеш кертә. 
Ата-аналар белән табигатьне саклау темасына әңгәмәләр уздырабыз. Яз җиткәч, әтиләр ярдәме белән сыерчык оялары ясыйбыз, кышка кергәч канатлы дусларыбызга җимлекләр куябыз. Балалар кошларны күзәтергә бик яраталар. Алар һәр көнне ясаган кош ояларына җимнәр салып, нинди кошлар туклануын күзәтеп, “Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” дәфтәрләренә үзләренең күзәтүләрен язып баралар. Агачка кунган кошлар белән якыннан аралашу - алар өчен куаныч. Табигать белән аралашканда бала андагы төрле төсләрне күрә, табигать авазларын ишетә.
Балалар эколгик тәрбия бирә торган төрле уен һәм тамашаларда актив катнашалар һәм бу өлкә буенча белем һәм күнекмәләр алалар. Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән,”Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Урманда көз”, “Алтын көз” кебек күңел ачу чаралары үткәрү гадәткә кереп китте.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә, аның нәтиҗәләре дә кызыксындыра.

Уен - ул күңел ачу гына түгел, ә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, балаларга педагогик тәэсир итү чарасы да. 

Экология проблемасының үзебез яши торган тирәлектә дә чагылуы без - тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан, балалар бакчасында бик күп эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырдык. Анда яшь үзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген белмәсләр иде. Тәрәзә төпләрендә суган үстерү, аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда клумбаларга утырту өчен орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез. Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр. Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып бакчабызны матур гөлләр бизи.


Чаллы шәһәренең 103нче "Тургай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать тәрбия