Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сыйныфыбызда “аулак өй” үткәрдек

«Сыйныфыбызда кызыклы чара - «аулак өй» үткәрдек» дип яза безгә Айсылу Сафина, Чаллы шәһәре 42нче мәктәп, 1нче “О” сыйныфы укучысы.

Без быел Чаллының иң матур мәктәпләренең берсе булган 42 мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлыйбыз. Мәктәптә беренче елыбыз  бик тә кызыклы үтте. Сыйныф җитәкчебез Ольга Васильевна  ел дәвамында гаҗәеп кызыклы чаралар, кызыклы проектлар эшләячәкбез дип әйтеп куйгач, без дәресләрдән тыш “Дөнья халыклары гореф-гадәтләре, йолалары”н өйрәнергә булдык.

Һәрберебез үзебезгә ошаган яки үзебез булган илне  сайлап алдык та, ел дәвамында төрле мәгълүматлар туплаган газеталар чыгардык. Бу бик тә мавыктыргыч, кызыклы булды. Беренчедән, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәндек, белем тупладык, әле тагын төрледән-төрле татлы ризыклар татып  карадык.

Әлеге чарага әти-әниләребез дә кушылып китте. Ә менә татар халык йолаларына кагылышлысын “Аулак өй” форматында үткәрергә булдык. Ел дәвамында татар халык уенннарын, биюләрен өйрәндек. Китапханәбезне тулысыннча татар йорты кебек итеп бизәдек.

Моның өчен безгә Чаллы шәһәренең Тарихи-туган якны өйрәнү музее ярдәмгә килде. Талбишек,  йон эрли торган каба, татар орнаменты белән  бизәлгән тәрәзә, җитеннән сугылган сөлгеләр, асалап суккан паласлар, чиккән әйберләр биреп тордылар.

Әле татар гармуны белән дә таныштык.  Шәһәребез мәктәпләрендә озак еллар татар теле укытучысы булып эшләгән Зәбир абый Хәлимов безне җырларга, такмаклар әйтергә дә өйрәтте. Гармун белән урам әйләнүче безнең егетләр белән дә уртак телне тиз таптылар. Театральләштерелгән тамашаны сыйныф җитәкчебез Моргачева Ольга Васильевна алып барды. Ул безгә аулак өйнең тарихы турында русча сөйләсә, Шәһәр үзәк китапханәсеннән килгән Роза апа Хәмидуллина дәү әни сыйфатында ярдәмгә килде.

Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган.  Кул эшләре: бәйләү, чигү үрнәкләре белән татар кызлары аның янәсәшендә тупланды. Кызлар белән танышырга малайлар килде, алар үз чиратларында үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Бергәләшеп татар халык биюен башкардык.

Бәйрәмгә килгән әти-әниләрне дә биеттек. Әле тагын дуслык җепләрен тыгытырга рус егет-кызлары да керде. Алар да рус халык биюләре биеп күрсәттеләр, җырларын җырладылар. Күмәкләшеп “Йөзек салышлы”, “Чума үрдәк-чума каз” уеннарын уйнадык. Чара татар халык ашларыннан торган өстәл янында тәмамланды. 
Айсылу Сафина, Чаллы шәһәре 42нче мәктәп, 1нче “О” сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев