Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сынау әйбәт үтте

Арча мәчете каршындагы дүрт еллык дини курсларны уңышлы тәмамалап, өч кыз чыгарылыш имтиханы тапшырдылар.

3нче март көнне Курса Почмак авыл мәчетендә истә калырлык вакыйга булды. Арча мәчете каршындагы дүрт еллык дини курсларның Курса Почмак бүлегендә укучы өч кыз: Хәкимова Рәзинә, Шакирова Ильвина һәм Гыйниятуллина Нәзирәләр чыгарылыш имтиханы тапшырдылар.

Имтихан алуда район мөгәллимәләр шурасы җитәкчесе Рая абыстай Фәрхуллина, Курса Почмак мәчете имам-хатибы Минҗан хәзрәт Галимҗанов, мәчет советыннан Ибраһим хәзрәт Исмагыйлев, мөгәллимә Гүзәлия Абдуллаян кызы катнаштылар.

Укучылар курсларда укытылган биш төрле фәннән белемнәрен күрсәттеләр һәм Коръән аятьләрен укыдылар. Имтихан бирүчеләр сынауны әйбәт үттеләр. Кабул итүчеләр кәнәгать калдылар, рәхмәт әйтеп, матур теләкләр теләделәр.

— Минем өчен бу бик дулкынландыргыч көн булды. Мин гомеремдә беренче тапкыр сынау тапшырдым, соңгы атналарда күп тырыштык, билетларны ныклап өйрәндек, шуңа күрә нәтиҗәбез дә уңышлы булды. Укытучым Гүзәлия Абдуллаян кызы дини белемнәрне, әдәп кагыйдәләрен тырышып, безнең күңелләргә керерлек итеп укытты, ихлас күңелемнән аңа рәхмәт әйтәм, — дип хисләрен уртаклашты Рәзинә Хәкимова.

Шәкертләргә Дини курсларны тәмамлау турында Шәһадәтнамә тапшырылды, Минҗан хәзрәт истәлекле бүләкләр бирде.

Шәкертләр белән бергә мөгәллимә Гүзәлия абыстай да хезмәтенең нәтиҗәсен күрүгә бик шат иде. Ахырдан күңелле, тәрбияви әңгәмә белән, чәй өстәле артында чара дәвам итте.

Ильвина Шакирова, Арча "Нур" балалар телестудиясе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев