Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сыйныфташлар белән «Татарстан җәүһәрләре» уенында катнаштык

Без бар сорауга да дөрес җавап биреп беренче урынга лаек булдык.

Сыйныфташларым белән быел “Татарстан хәзинәләре ”уен программасында катнашабыз.
Уен программасын Зөлхәбирә апабыз күп еллар буена уңышлы гына җитәкләп килә. Чираттагы уен «Татарстан җәүһәрләре» дип аталды. Ул Татарстан Республикасындагы Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.

Чара башында туган тел, туган җир, рухи-әхлакый традицияләр, милләтара һәм динара татулык, тынычлыкның горурлык хисе тудыруы, рухи хәзинәләрне саклауның зур әһәмиятен үз эченә алган квест узды.

Бар мәктәптә осталыкларын күрсәтә алды. Без бар сорауга да дөрес җавап биреп беренче урынга лаек булдык. Тарих, туган тел дәресләрендәге тырышлыкларыбыз бушка китмәде! Әле тагын сәхнәдә татар халык уенынын күрсәттек! 
Алда безне тагын да кызыклырак конкурслар көтә. Чираттагы бәйге Г. Тукай иҗатына багышланган. Анысында да бик уңышлы чыгыш ясарбыз дип торабыз. Сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Рафаковна белән әзерлекне башлап жибәрдек инде. Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклау, үстерү өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез дип ышындыра алам!
Гыйбадуллина Камилә, 5нчы В сыйныфы, М. Вахитов ис. 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X