Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сыйныф белән гаилә яллары үткәрдек

Безнең шат авазлардан урман гөрләп торды.

Кышның соңгы көннәрендә без – укучылар, әти-әниләр, буран дип тормадык, сыйныф җитәкчебез Зифа Зөфәрҗан кызы җитәкчелегендә Бүләк урманы аланына Гаилә бәйрәменә җыелдык. Безнең шат авазлардан урман гөрләп торды.
Гаилә белән төрле ярышларда көч сынашып, иң көчлеләр, иң җитезләрне билгеләгәч, яңа табадан төшкән коймак белән самавырда кайнаган тәмле чәй эчтек.
Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Күптән түгел булып узган 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән яраткан әтиләребезне котлап,шигырь-җырларыбызны бүләк иттек. 
Кыскасы, бик күңелле бәйрәм булды!
2нче Актаныш урта мәктәбенең 2нче «Б» сыйныфы укучысы Алия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев