Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шудкардагы 3 көнем

«Көзге каникул көннәрендә, дөресрәге 1 - 3 ноябрьләрдә мин беренче тапкыр ШУДКАР фестиваленә бардым» дип хәбәр итә Әнвәр Мөхетдинов.

Шудкардагы 3 көнем

Яңгыр, салкын һава торышы, урамга чыгасы да килми. Күпчелек кешенең көзге каникулы нәкъ менә шушы сүзләр белән бәйле. Әйе, минеке дә шулай булыр иде... Әмма алай булмады. Көзге каникул көннәрендә, дөресрәге 1 - 3 ноябрьләрдә мин беренче тапкыр ШУДКАР фестиваленә бардым. Нәрсә соң ул Шудкар? Кайда үтә ул? Нишләдегез анда? Сорауларыгыз күптер, мөгаен. Хәзер барысына да төгәл итеп җавап бирермен.

Кинофестиваль

Шудкар – ул 14 нче тапкыр үткәрелә торган кинофестиваль. Удмуртия республикасының башкаласы Ижау шәһәрендә үтә һәм ел саен креатив, шук, актив, кино индустриясе белән кызыксынган яшьләрне җыя. Быел миңа да шунда барып, үз талантымны күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Нишләдек соң без анда? 3 көн бик аз инде ул, күпләр минем белән килешер. Шушы 3 көн эчендә кыска метражлы фильм төшерү башка сыймаслык әйбер кебек. Әмма безнең НУР телестудиясендәгеләр мондыйга инде ияләшкән. Санкт-Петербургтагы «X Муза» кинофестивале моңа мисал булып тора. Кыскасы, булдырдык без моны. Әле эшләп кенә калмыйча, барыбыз да белгән Ижау зоопаркында да булып кайттык.

Идея, сценарий, мотор...

Безнең эш принципы шулайрак үтте. Беренче көнне биремне бирделәр, максатыбыз: хронометражы 2 минуттан да артмаган фильм төшерү, проектыбызда күрешү сценасы булырга тиеш (бу иң мөһим шарт) һәм әлеге сцена билгеле бер урында башкарыла (мәсәлән, безнең геройлар Чайковский исемендәге театр бинасы каршында очраштылар). Шул ук көнне бергәләшеп идеяләр турында сөйләштек, сценарий яздык. Икенче көнне төшерергә киттек. Коеп яңгыр ява, юеш, туңып беттек. Әмма әйбәт, сыйфатлы материал төшереп кайттык. Сьемкалар беткәч, үзебезнең телестудия белән киттек зоопаркка. Үзем беренче тапкыр баргач, бик тә ошады. Рәхәтләнеп ял итеп алдык. Һәм янәдән эшкә! Монтаж өлеше генә калып бара инде. Эмиль, безнең оператор һәм монтажер, 3-4 сәгать ноутбук артында утырып, төшергән материалдан бик шәп бер фильм чыгарды. Аңа без дә булыштык.

2нче урын! Ура!

Соңгы, 3нче көн. Эшләрне тапшырдык, мастер-классларда катнашып, күп итеп белем тупладык. Көннең икенче яртысында ябылу тантанасы узды. Иң дулкынландыргыч мизгелләр инде. Һәм...  Арча НУР балалар телестудиясе төшергән «Выросла?» фильмы 2нче урында! Бу сүзләрне ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Кем әйтмешли, шуның белән шул. Шудкар-2022 тәмам. Кайтасы да килми, әле генә килгән идек бит. Танышып, дуслашып кына беткән идек. Инде таралырга кирәк. Ярый, сау булып тор Ижау һәм Шудкар. Без әле сиңа тагын килербез!

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев